Без бөек үзгәрешләр  заманында яшибез. Вакыйгалар, яңалыклар, күренешләр яшен тизлеге белән алышынып тора. Без - замана балалары. Бер генә яңалыктан да артта каласыбыз килми! 

Әлеге сайтымда сезне гаҗәеп бер дөньяга чакырам. Бу сайтта сез кызыклы сәхифәләр, матур язмалар, мәктәбебез  укучылары иҗат иткән картиналар, хикәяләр, шигырьләр, өр-яңа башваткычлар белән танышырсыз, төрле бәйгеләрдә, конкурсларда катнаша алырсыз, үзегезне кызыксындырган сорауларга җаваплар табарсыз.


Әйдәгез, минем белән - могҗизалар иленә!

Без - кечкенә тузганаклар... 

Әлегә без - кечкенә сары чәчәкләр. Мәктәп еллары сизелми дә узып китәр, без дә тузганак кебек җитешеп, төрле якларга очып таралырбыз!

 

 

Мәктәп елларын күңелле үткәрик!..


красивые бесплатные анимационные картинки для дневника
красивые бесплатные анимационные картинки для дневника