Мин - Шәрифҗанова Айзирә Актаныш районы Сәфәр урта мәктәбе укучысы. 2002 елның 24 августында дөньяга килгәнмен. Әтием Шәрифҗанов Булат Әбузәр улы механизатор булып эшли.Әнием Шәрифҗанова Зәния Захит кызы балалар бакчасында  повар булып эшли. Апам - Чулпан 10 нчы сыйныфта укый.

 

 Укуым да яхшы гына. 2012 нче һәм 2014 нче елларда гел "5 ле" билгеләренә укуым өчен бүләкләндем. 2013 елда инглиз теле буенча Россия күләм олимпиадада 6 нчы урын алдым.

 

Мин үзем рәсем ясарга, биергә ,спорт белән шөгыльләнергә, буш вакытларымда чигәргә, бәйләргә, китап укырга бик яратам. Үземнең сайт ясау өлкәсендә дә сынап  карыйсым килде.

 Яшьтәшләрем, сайтыма рәхим итегез! Сездән теләкләр, киңәшләр дә көтеп калам!