Фотога төшерү – мавыктыргыч шөгыль. Бүген моның өчен кулда смартфон булу җитә. Теләгән кадәр үзеңне, дусларыңны, туганнарыңны, гомумән, көн дәвамында әйләнә-тирәдә күргәннәреңне фотога төшереп йөри аласың. Аннары бу фотоларны социаль челтәргә урнаштырырга мөмкин. Нәкъ менә шушы гамәлне җиңеләйтү өчен “Инстаграмм” программасын уйлап тапканнар. Инстаграмм – смартфоннар өчен өстәмә кушымта, социаль челтәр. Әлеге кушымта фоторәсемне тиз һәм уңайлы рәвештә шул челтәргә кую мөмкинлеге бирә.
Бу программа әйбәт эшләсен өчен смартфонның фотокамерасы “көчле” булырга тиеш. Биредә иң кирәклесе – «Share» (бүлешү) тәрәзе. Башта фотоаппарат сурәтендәге төймәгә басып төшерәсең. Аннары төшерелгән фотокадрларның кирәклесен сайлап аласың. Инстаграммда фильтрлар бар, аларны файдаланып, супермодалы кадр ясый аласың.
Соңыннан «What» һәм «Where» кырларына фотоның кайда һәм кайчан төшерелгәнен язып куярга кирәк.

СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРДӘГЕ БИТКӘ АВАТАРКА ЯСАУ
Моның өчен “Рhotoshop” программасы кирәк. Аны интернетта табып була, аның хәтта онлайн версиясе дә бар (Рhotoshop Online). Программада кисеп алу, чистарту, бетерү төймәләренә басып, кирәкле эффектларны сайлап алырга, фотоны үзгәртергә була.

СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘР ТӘМӘКЕДӘН ДӘ ЯМАНРАК
Социаль челтәрләр тарихы 1995 елда АКШның Classmates.com сайты белән башланды. Проектның уңышы аңа охшаш тагын дистәләрчә яңа сайт тудырды. Ләкин социаль челтәрләрнең чын популярлыгы 2003-2004 елларга туры килә, шушы вакытта LinkedIn, MySpace һәм Facebook туа.
Кулланучылар саны буенча дөньяда иң популяр социаль челтәрләр: Facebook (845 миллион кулланучы), MySpace (255 миллион), Twitter (200 миллион) һәм «ВКонтакте» (159 миллион). Чикаго университеты уздырган махсус тикшеренү шаккатырлык нәтиҗәләргә китергән: социаль челтәрләргә бәйлелек хәтта тәмәке тарту һәм алкоголь куллануга караганда да көчлерәк икән.
Чикаго Бизнес университетында Вилгельм Гоффман җитәкчелегендәге галимнәр төркеме махсус тикшеренү уздырган. Аның максаты — кешенең социаль челтәрләргә никадәр бәйле булуын һәм аларга никадәр каршы тора алу мөмкинлеген барлаудан гыйбарәт. Тикшеренүдә 18 яшьтән алып 85 яшькә кадәр 205 кеше катнашкан. Алар смартфоннар аша бер атна дәвамында көненә җиде тапкыр сорауларга җавап биргән. Анда алар үзләренең ихтыяҗлары турында хәбәр итә. Нәтиҗәдә 10 меңгә якын җавап алынган. Экспериментта катнашучылар өчен баш тарта алмаслык эшләр арасында беренче урында Twitter һәм Facebook челтәрләрендә хәбәр язу теләге тора икән. Андый мизгелләрдә хәтта чәй эчү кебек шөгыльне дә читкә куеп торып була. Шунысы кызык, кешенең бу теләккә каршы торырга тырышуы аның теләген арттыра гына ди.
Вилгельм Гоффман социаль челтәрләрнең популярлык сәбәбен кешеләрнең биредә куркыныч күрмәвендә дип аңлата.