телевизор чүплеге

Кытайның Чжучжоу шәһәрендэ телевизорлар өчен махсус чүплек бар.Теләгән һәркем үзенең искергән яки модадан чыккан телевизорын бирегә китереп куя ала.Кайбер мәгълүмәтләр буенча,монда инде кыска гына вакыт эчендә 100 меңгә якын телевизор җыелган.Шәһәр җитәкчелеге телевизорларны җыюын-җыя,ләкин аларны алга таба нишләтергә икәнен белми әле.

оныткан...

Согуд Гарәбстанында бер ир-атның колагында моннан егерме ел элек имтихан вакытында тыгып калдырган шпаргалка тапканнар.Бу кеше кинәт кенә колагы һәм муены авырта башлап,табибларга мөрәҗәгать иткән.Медиклар аның колагын чистартканда кәгазь кисэге дә тартып чыгарганнар.Ир -ат үз кулы белән язылган шпаргалканы танып,моны мәктәптә чыгарылыш имтиханнары вакытында тыкканлыгын исенә тошергән.

СИАМ КРОКОДИЛЫ

Көньяк Кытайның Гуанса -Чжуань автономияле районы таможнясында күрше Вьетнамнан китерелгән 3,6 меңнән артык крокодилны "тотканнар".Сиам крокодилы Халыкара Кызыл китапка кертелгән.Ә Кытайга аларны кыйммәтле рестораннарга сату өчен алып киләләр.

Сиам крокодилы Көньяк-Көнчыгыш Азия сазлыкларында,елгаларында һәм күл буйларында яши.Озынлыгы 3 метрга кадәр җитә.Камбоджадан кала,Көньяк -Көнчыгыш Азиянең бөтен илләрендә дә сиам крокодилы кырылып бетү алдында тора.

ТАШБАКАЛАР АЙ ТИРӘЛИ ӘЙЛӘНӘ

Иң беренче булып галәмгә очкан "космонавтлар"-этләр.Ә менә Ай тирәли әйләнеп чыгучылар исә - ташбакалар.Бу хәл 1968 елда була: совет космик корабы "Зонд-5" ташбакалар белән оча.Ни өчен ташбака?Чөнки бу җан ияләренә кислород запасы күп таләп ителми,алар атнадан артык ач тора һәм летаргик йокыга тара ала.

ПЕСИ - ДӘҮЛӘТ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ

Британиядә песиләр дәүләт хезмәткәрләре дәрәҗәсенә җиткән!Дөньяга танылган Британия музеенда шедевраль сәнгать үрнәкләре саклана,сакчылар штатында 9 мәче дә бар.Аларның төп вазыйфалары - китап,кыйммәтле эшләнмәләрне кимерергә хирыс булган тычканнарны тоту.Аларның хезмәте бушка түгел,ел саен "сакчыларга"дәүләт казнасыннан акча түләнә.Башка песиләр белән буталмасын өчен,аларның хәтта формалары да бар.

ТАВЫКЛАРГА КҮЧКӘННӘР

Австралия халкы эт-мәчедән,хәтта тутый кошлардан да туеп,өйләрендә гадәти тавыклар тотуга күчкән.Хәзер илнең зоокибетләрендә тавыкларны чират торып алып бетерәләр икән.Австралиялеләр әйтүенчә,мондый кошлар хуҗаларын ишек төбенә үк килеп каршы алалар,чакырганга йөгереп киләләр,рәхәтләнеп "аралашалар"да,өстәвенә,йомырка салалар.Өй тавыклары өчен кибетләрдә косынка формасындагы махсус подгузниклар да сатыла башлаган.

ЭВЕРЕСТТА ДА... БӨКЕ

Эверестны буйсындырудан соң 60 ел үткәч,альпинистлар хафага төшкән:дөньяның иң биек ноктасында халык мыжлап тора,һәм бу бик пычрак.Көн саен Джомолунгмага 300 ләп кеше күтәрелә,ә 1983 елда сигез кешедән артмаган булган.Альпинистлар тау башына менәргә 2,5 сәгать чират торганга канәгатьсезлек белдерәләр.Эверестны буйсындыручылар турында китап авторы Грэм Хойланд әйтүенчә,хәзер тау башына менү табигатькә якынаю түгел,күбрәк "Макдональдс"ка баруны хәтерләтә.

Канзас-Ситида ерак арага йөгереш уздыру гадәткә кергән.Менә шушы йөгереш вакытында Миссури университеты мөгаллиме америкалылы Дэвид Бэбкок 3 метр 60 сантиметрдан озынрак шарф бәйләгән.Моның өчен ул 15 нче үлчәмле кавыр энәләрдән файдаланган(шарфның киңлеге 30 рәт тәшкил итән)Шарф озынайган саен,йөгерешче аны биленә урый барган.Д.Бэбкок 42 чакрымлык араны 5 сәгать48 минут 27 секундта уткән.Аның сүзләренчә,шушы чарада катнашканда ул бер нинди кыенлыклар да кичермәгән.Йөгереш тәмамлангач,бәйләү буенча белгечләр һәм озынлык үлчәү вәкилләре шарфны үлчәгәннәр.Бу мәгьлүматлар иң югары нәтиҗәләр теркәлә торган Гиннесс китабы вәкилләренә тапшырылачак.Алар шушы күрсәткечне теркәсәләр,Д.Бэбкок яңа иң югары нәтиҗә иясе булачак.Элегрәк ерак арага йөгергәндә бәйләнгән иң озын шарф 1 метр 62 сантиметр тәшкил иткән.Аны 2008 елда британияле Сьюзи Хьюэр бәйләгән.