"Рәсемгә шигырь яз!" конкурсы

Әлеге сәхифәмдә мин дә сезгә шундый конкурс тәкъдим итәм. Шушы рәсемгә карата ,1 нче майга кадәр, шигырь язып, сайттагы кунак бүлмәсенә  җибәрә аласыз. Иң-иңнәре шушы биттә урын алачак! Актив катнашуыгызны көтеп калам!


Безнең мәктәптә күптән түгел,әлеге рәсемгә карата "Рәсемгә шигырь яз"конкурсы булып узган иде,бу конкурста укучылар бик теләп катнашты.

         ***

Бар кечкенә пескәем,

Бик акыллы дускаем.

Компьютерны ярата.

Уйнарга ул бик оста.

Султанова Гөлия, 1 нче класс


         

           ***

Песи, песи, пескәем

Бигрәкләр шаян инде.

Өстәлләргә менәсең

Компьютерга тиясең.

Әллә чынлап, әллә ялгыш

Нидер өмет итәсең.

Компьютерның мышкасын

Тычкан диеп беләмсең?

Салихов Фирзәр, 1 нче класс

               ***

Менә дигән конкурс бара

Сәфәрнең мәктәбендә.

Жюри нәрсә уйлый икән,

 Шушы мәче турында?

Алын алырбыз микән,

Гөлен алырбыз микән,

Песиләр дә укый башласа,

Инде нишләрбез икән?

Мәченең тәпиләре

Кара микән, ак микән?

Хайваннарны акыллы дип,

Әйткән идек, хак икән.

Җәйләр үтте, кышлар җитте,

Челтәрләнде тәрәзә.

Песи компьютерда утыра

Менә сиңа дәрәҗә.

Безнең хәзер чашу җитте,

Гәзит җәйдек идәнгә.

Пес и Интернетта утыра

Чыгалмыйча биләмгә!

Марданова Гүзәл, 4 нче класс

               ***

Минем нәни пескәем бар,

Йомшак йонлы дускаем.

Үскән саен матурая,

Эше арта көн саен.

Йомгак тәгәрәтеп уйный,

Уйный компьютерда да.

Уйный-уйный арыгач,

Минем утыра алдымда.

Солтанов Динар, 4 нче класс

              ***

Һич уеннан туймый ул!

Ак тәпи белән уйнарга

Күршенең эте кергән.

Аннан качып песием

Компьютер өстенә менгән.

Исмагилова Адилә, 3 нче класс

               ***

Компьютер янына килеп

Мендем дә яттым,

Тычканнар чыгарам диеп,

“Мышканы” эзләп таптым.

 

Әй, компьютер, компьютер,

Ничек аңлыйм серләрең,

Мин мышкадан кулны алганчы,

Качты бит тычканнарың.

 

Кая соң әле төймәләр?

Һич кенә таба алмыймын.

Әгәр тычкан килеп чыкса,

Тотамын да ашыймын!..

      Эльза Шагъзамова, 5 класс


               ***

Бигрәкләр дә шаян инде

Нәни песием минем.

Ә бер көне һич кенә дә

Көтмәгән нәрсә күрдем:

Компьютер өстәленә

Менеп ятуы булган,

Яткан җирендә тәмләп

Йокыга да ул талган.

Уятмакчы булдым аны,

Арыгандыр, мескенем.

Күп уйный шул ул йомшагым,

Минем шаян песием!

  Айзирә Ямалетдинова, 7  класс

 

                      ***

Утырам мин компьютерда

Фотоларымны карап.

Чыгып киттем урамга

Чәчләремне мин тарап.

Кире керсәм өемә

Йоклап киткән песием

Компьютерның каршында.

  Нинди аучы коралсыз

Җәнлек аулый төн буе,

Аннан мыегын селкетеп

Йоклап ята көн буе.

Айгөл Юсупова, 7 класс