Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе

Иске Сәфәр авылында беренче мәртәбә 1918 нче елда дини мәдрәсә совет мәктәбе итеп узгәртеп корыла. Башта ул Мөкәррим мулла өендә оештырыла. Анын беренче укытучысы Туктаров Мирдәриф була. Ул вакытта балаларга утырып уку өчен парталар булмый. Укучылар, идәнгә тезләнеп, эскәмияләргә кәгазь-карандашларны куеп, шунда укыганнар һәм язганнар. Кара ясау өчен, мунча корымы кулланылган

1920-21 нче елларда мөгаллимә Мисбахова Рәбига яңача укыта башлый. Ул вакытта әле мәктәпләр булмый. Укучылар Хәйдәр дигән кешенең өендә укыйлар. Мисбахова укучыларны география, математика һ.б.  фәннәрдән яңача укыта. Шуның өчен аны авыл муллалары бик нык кыйныйлар. Укыту өчен аңа мөмкинлек булмый һәм авылдан китәргә мәҗбүр була.

           1922 елларда Сәфәр авылына балалар укыту өчен Алиев Әбелкарам һәм аның иптәше Алиева Һидаялар киләләр. Ул 1924 нче елга кадәр укыта һәм Уфага китә.

          1924 нче елда авылга Минзәлә районыннан Латыйпов дигән укытучы килә. Бу елда,  укучылар өчен дүртеллык мәктәп салына. Латыйпов бу мәктәптә 1930 нчы елга кадәр эшли.

           1931-32 нче елларда Алиевның беренче укучысы Фәхретдинов Захри эшли.

           1932  нче елда дүртеллык мәктәп җидееллык итеп  үзгәртеп төзелә. Мәктәптә укыту-тәрбия системасы тамырдан үзгәртелә. Җидееллык мәктәпнең беренче директоры Каюмов, завучы Латыйпов була.

           Сәфәргалин Әхәт 1933-1935 нче елларда мәктәп директоры булып эшләгән.

           1937 нче елда Сәфәр җидееллык мәктәбенә директор булып Исмәгыйлов Зәкәрия Исмәгыйль улы килә.Ул балаларга нигезле белем бирүгә тырыш хезмәтен куя. Бу дәвердә мәктәптә  ныклы педагогик коллектив оештырыла.

 

 

           Зәкәрия Исмагыйлов   фронтка китә. Сугышта Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

1953 нче елда мәктәп бинасы яңадан төзелә. Монда 7 класс, укытучылар бүлмәсе, директор бүлмәсе була. Мәктәп яны тәжрибә участогы булдырыла. Укучылар анда практик тәҗрибә эшләре алып баралар.

            1960-61 нче елларда  сигезьеллык мәктәп итеп узгәртеп корыла.

 

           1962 нче елда Зәкәрия Исмагыйль улы «Халык Мәгариф отличнигы» значогы белән  бүләкләнә.

1956 нчы елда салынган мәктәп бинасы.

1962 нче елдан мәктәп директоры булып  Шәрипов Мират  Мирзашарип  улы җитәкчелек итә башлый.   Мәктәптә балалар саны елдан-ел арта башлый. Балалар саны арту белән бергә мәктәптә укытучылар саны да арта. Мәктәп елдан-ел югары белемле укытучы кадрлар белэн тәэмин ителә.

 

             Мират Шарипов  мәктәп директоры булып эшләгән чорда мәктәп

зур гына унышларга ирешә. Узешчән сәнгать, спорт буенча алдынгы  урыннарны алып килэ. Бу ун

1962 е елда укыткан укытучылар.

ел эчендә  мәктәпне бетереп чыккан укучыларның күпчелеге техникум,  урта мәктәп һәм югары уку йортларын бетереп хезмәт вахтасында эшлиләр.

             1964 нче еллардан мәктәпкә бик күп яшь укытучылар килү. Отряд сборлары гөрләп үтә, өмәләр, тимурчылык, концерт-спектакльләр кую, альбом эшләүгә һәр  укучынын тартырга тырышалар. Оркестр оештырыла.Уку елы ахырында  класслар арасында барган ярышларга йомгак ясала. Уку һәм җәмгыятьтә файдалы эшләрдә алдынгы урынны алган класс киләсе уку елында Ленин булмәсендэ укый.

1974 нче елда 320 урынлы яна мәктәпкә фундамент салына башлый. Мәктәпне уз вакытында салып  бетерү өчен, «Октябрьның 12 еллыгы» колхозы председателе Марс Шавалиевның хезмәте аеруча зур була. 1976 нче елнын 1 сентябренә мәктәп төзелеп бетеп, укучыларга тапшырыла. Бу уку елында мәктәп урта мәктәп дип узгәртелә.  




Яңа мәктәп бинасы ачылу.