Мин 8 нчы сыйныфта укыйм һәм сезне үземнең классым белән таныштырып китәсем килә.Без бик актив класс .Бер -беребез белән дус -тату .Төрле олимпиадаларда ,конкурсларда бик теләп  катнашабыз.Җитәкчебез:Салихов Ильнар Шәйхенур улы яхшы укытучы ,безгә өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтә һәм шуңа күрә без айга 3 тапкыр шефлыкка йөрергә тырышабыз.

Класс сәгатьләре

1 нче сентябрь - Белем бәйрәме. Бу көнне шулай ук класс сәгатьләре үткәрелә 8 нче класс укучылары белән “Тынычлык сагында” темасына класс сәгате үткәрелде. Дәрестә мәктәп директоры Айгиз Халилович та катнашты.

"Яшь татнетчылар" татар сайтларын ясаучы балалар бәйгесе

 "Яшь татнетчылар" татар сайтларын ясаучы балалар бәйгесе быел икенче мәртәбә үткәрелде. Ул Татнетны үстерү фонды һәм Яр Чаллы шәһәре «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия»се тарафыннан 2015 елда оештырылган иде. Быел бәйгене оештыручылар составына ТР «ТИСБИ» идарә университеты» дәүләти булмаган югары профессиональ белем бирү учреждениесенең Яр Чаллы филиалы да кушылды.Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 20 май көнне Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясендә үтте.

 

 V-IX сыйныфлар арасында республика күләмендә II урынны “Могҗизалы дөнья”  сайты белән (http://mogjizalar.jimdo.com) 7 нче класс укучысы  Зиннурова Алинә яулады (җитәкчесе Гыйлмуллина Ч.З.). Аны чын күңелдән җиңүе белән котлыйбыз!

Яңалыклар белән танышу

6 нчы класс укучылары даими рәвештә дөнья, Россия, Татарстан  Республикасы һәм спорт яңалыклары белән танышып баралар.  Закиров Айгиз һәм Хайбуллина Наилә 14 нче апрель көнне иптәшләрен  барлык яңалыклар белән дә таныштырып чыктылар.

"Мин тормышны сайлыйм!"

Суицидларны кисәтү максатыннан, 11 нче апрель көнне 6 класс укучылары белән класс җитәкчесе Салихов Илнар Шәйхенурович “ Мин тормышны сайлыйм” дип исемләнгән  тәрбия сәгате үткәрде. Укучыларга бик нәтиҗәле һәм файдалы мәгълүмат җиткерелде.

Выставка технического творчества

В рамках подготовки к II  республиканскому фестивалю технического творчества 10 апреля в МБОУДО «ЦДТ»  была проведена  муниципальная выставка технического творчества учащихся школ и учреждений дополнительного образования. 205 участников из 27  школ представили свои проекты в виде стендовых экспонатов и движущихся моделей.  Из нашей школы участвовал ученик 6 класса Нуруллин Рафиль и в номинации “Спортивно-техническое моделирование” (авиамоделизм) занял 2 место. Руководитель – Нуруллин Р.Ф. Поздравляем их и желаем дальнейших  творческих успехов!

"Уттан сак булыйк!"

Урманнарны янгыннардан саклау максатыннан 21 нче апрель көнне  6 класс укучыларына “ Уттан сак булыйк !”-дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде. Класс җитәкчеләре Илнар Шәйхенурович  балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, ут белән сак эш итү, урманда учак якмау турында аңлатып чыкты.

"Син Тукайны беләсеңме?"

Бүген, ягъни 21 нче апрель көнне, 5-6 сыйныф укучылары арасында “Син Тукайны беләсеңме?” дип исемләнгән  уен-ярыш үткәрелде. “Апуш” (5 класс укучылары) һәм “Тукай оныклары” ( 6 класс укучылары) көч сынашты. Нәтиҗәдә 5 нче сыйныф укучылары 26 очко белән җиңү яулады.

Шәфкатьлелек атналыгы

Өлкәннәргә булышу изге эшләрнең берсе булып тора. 6 класс укучылары бу эштә дә сынатмыйлар. 21 нче апрель көнне, класс җитәкчесе Илнар абыйлары җитәкчелегендә  Муса Җәлил урамында яшәүче Әнүзә апага шефлыкка бардылар. Капка төбе,ишек алды һәм бакча аллары чүп-чардан чистартылды, тәртипләп куелды. 

Яңалыклар белән танышу.

6 нчы класс укучыларыһәр атна дәвамында дөнья яңалыклары белән танышып баруны дәвам итәләр.Бу атнада яңалыклар белән таныштыруны Саитова Адилә,Латыйпова Гүзәл һәм Хөсәенов Гадел башкаралар.

Һәйкәл алды чистартылды .

 6 нчы сыйныф укучылары тарафыннан 12 март көнне һәйкәл алды кардан чистартылды .

Класс сәгатьләре .

 6 нчы март көнне 6 класс укучыларына тычкан бизгәге авыруы турында тәрбия сәгате үткәрелде .Класс җитәкчесе Ильнар Шәйхенурович укучыларга бу авыруның килеп чыгышы,аны таратучылар һәм аннан саклану чаралары турында аңлатты.

Судомодельләр конкурсында катнашып .

 20 нче февраль көнне районда үткәрелгән гади судомодельләр конкурсында 6 нчы класс укучылары үзләре ясаган катамараннар белән катнашып Ш.Данияр һәм Х.Гадел 2 нче урынга лаек булдылар.

 

 

Басмалар чиста булсын!

6 класс укучылары 16 нчы февраль көнне 1нче Май урамы белән М.Вахитов урамын тоташтыручы агач басманы кар һәм боздан чистартып бик саваплы эш башкардылар.