Мәгариф бүлегенең инспекторы белән мәктәп директоры урамнан баралар икән. Койма буенда канәфер чәчәген ботарлап маташучы бер малайга күзләре төшкән.

— Менә тәрбия нәтиҗәсе!- дигән инспектор.

Директор әлеге малайга:

— Хәлитов! Нишләвең бу? — дип кычкырган.

— Әти безнең фамлия Хәмитов бит!- дигән малай

Бер малай мәктәптән өенә кайтып керә:

– Җитте! Бүтән бу мәктәбегезгә ике аягымның берсен дә атламыйм!

– Нишләп?

– Укый белмим, яза белмим, ә сөйләшеп утырырга рөхсәт итмиләр.

Егет белэн кыз кафеда утыралар .

— Карале, — ди кыз бераз гажәпләнеп, — Әнә тегендә, кафе стенасына сөялеп йоклап утыручы кеше Тукай тугелме ул? Бик охшаган.

— Тукай? Ул бит улгән.

— Сантый. Нишләп үлсен, ди. Әнә ич кымшанып куйды.

Әти­се:
– Әйе, мон­дый бил­ге­ләр­гә укы­саң, ерак ки­тә ал­мас­сың...
Ил­гиз, аны ты­ныч­лан­ды­рып:
– Мин әл­лә ни ерак ба­рыр­га җы­ен­мыйм да, шу­га­лак­ка, ти­ме­ра­як­та йө­рер­гә ге­нә ба­рам...

Булат мәктәптән бик ачулы кайтып керә:

– Математика укытучысы шулкадәр явызланды. Бүген ми-ңа: «Математика синең өчен кара урман», – диде һәм көндәлеккә ниндидер сан куйды.

Ишек­тә зво­нок. Ка­мил йө­ге­реп ба­рып ишек­не ач­са, ан­да чә­чәк бәй­лә­ме тот­кан бер егет ба­сып то­ра.

Ка­мил ба­шын ка­шып, уй­ла­нып тор­ган­нан соң:

– Син ми­нем апа яны­на бик еш ки­лә баш­ла­дың бит әле. Әл­лә үзең­нең апаң юк­мы?

Вә­ли мәк­тәп­тән өе­нә кайт­кач:
– Җит­те! Бү­тән бу мәк­тә­бе­гез­гә ике ая­гым­ның бер­сен дә ат­ла­мыйм!
– Ниш­ләп?
– Укый бел­мим, яза бел­мим, ә сөй­лә­шеп уты­рыр­га рөх­сәт ит­ми­ләр.

– Әби, ил­ле сум ак­ча бир әле.
– Нәр­сә, улым?
– Ил­ле сум бир ин­де.
– Нәр­сә, нәр­сә?
– Йөз сум ак­ча бир әле!
– Бәй, әле ге­нә ил­ле ди­гән идең бит!

Кеч­ке­нә Ләй­сән әни­се­нә:
– Әни, мәк­тәп­тә ни­чә ел укыр­га ки­рәк?
– 11 ел.
– Ә инс­ти­тут­та?
– 5 ел.
– Мин алай­са, инс­ти­тут­ка ба­рам.

Әти­се улы­на:
– Улым, син үсеп җит­тең ин­де, кем бу­лыр­га уй­лый­сың?
– Әти, мин Кыш ба­бай бу­лыр­мын, ах­ры!
– Ниш­ләп?!
– Ниш­ләп дип, чөн­ки ул Яңа ел­га ка­дәр бер ат­на һәм Яңа ел­дан соң бер ат­на гы­на эш­ли.

– Әни, кон­сер­ва­тор ул кон­сер­вы ясау­чы­мы?
– Син нәр­сә, улым! Кон­сер­ва­тор ул кон­сер­ва­то­ри­я­дә уку­чы.

Cтудент имтиханда билет ала, карый һәм куркудан кире куя… Профессор аптырап:

 – Нигә кире куйдың?

 – Бу бит 13нче билет. Ә мин ырым-шырымнарга ышанам.

 – Ышанма, – ди профессор һәм 13 нче билетны табып алып студентка тоттыра.

 Тегесе “бишле”гә җавап бирә. Коридорда аннан сорыйлар:

 – Син барлык билетларны да өйрәндеңме әллә?

 – Юк, 13нче билетны гына ятлаган идем.

Кибеткә кулына корал тоткан бандит керә дә сатучыга кычкыра:

 – Әй, исемең ничек?

 – Әлфия.

 - Минем әнинең дә исеме Әлфия, мин сиңа тимим.

 Чират бер почмакка поскан егеткә җитә:

 – Әй, синең исемең ничек?

 – Минем исемем Сәлим, ләкин дуслар мине үз итеп Әлфия дип тә йөртәләр.

Математика дәресе.

 -Синең алты алмаң бар.Яртысын энекәшеңә бирәсең.Синдә күпме алма кала?

 -Биш ярым.

-Айнур, минем компьютерым эшләми.

- Анда бер зур төймә бар, аңа басып карадыңмы?

- Әйе, барыбер эшләми.

- Розеткага тыкканмы?

- Белмим, хәзер шырпы кабызам да карыйм.

- Ә шырпы нигә?

- Бездә утны сүндерделәр...

Кибеттә:

 -Зинһар өчен,әйтегез әле,бу ике телефон арасында нинди аерма бар?

 -Бу ике телефон арасында аерма шунда:менә монысы-mp3-плеер,ә бу - фотоаппарат.