Класс сәгатьләре

1 нче сентябрь - Белем бәйрәме. Бу көнне шулай ук класс сәгатьләре үткәрелә 8 нче класс укучылары белән “Тынычлык сагында” темасына класс сәгате үткәрелде. Дәрестә мәктәп директоры Айгиз Халилович та катнашты.

Биология укытучылары семинары

18 нче август көнне безнең мәктәп базасында химия-биология укытучыларының  район семинары булып узды. Семинар барышында укытучыларның чыгышлары тыңланды, эшлекле уеннар оештырылды һәм мәктәнең тәҗрибә участогы белән танышылды.  

"Яшь татнетчылар" татар сайтларын ясаучы балалар бәйгесе

"Яшь татнетчылар" татар сайтларын ясаучы балалар бәйгесе быел икенче мәртәбә үткәрелде. Ул Татнетны үстерү фонды һәм Яр Чаллы шәһәре «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия»се тарафыннан 2015 елда оештырылган иде. Быел бәйгене оештыручылар составына ТР «ТИСБИ» идарә университеты» дәүләти булмаган югары профессиональ белем бирү учреждениесенең Яр Чаллы филиалы да кушылды.Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 20 май көнне Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясендә үтте.

 

 V-IX сыйныфлар арасында республика күләмендә II урынны “Могҗизалы дөнья”  сайты белән (http://mogjizalar.jimdo.com) 7 нче класс укучысы  Зиннурова Алинә яулады (җитәкчесе Гыйлмуллина Ч.З.). Аны чын күңелдән җиңүе белән котлыйбыз!

Всероссийские проверочные работы

С  11 мая по всей  стране  начались  всероссийские  проверочные  работы  у четвероклассников. В этот день они выполняли первую часть работы по русскому языку:  написали  диктант с грамматическим заданием.свои знания по работе с текстом и по грамматике.

Профориентация буенча тест

Бүген мәктәбебезнең 9 нчы класс укучылары РЦМКО тарафыннан әзерләнгән профориентация буенча тестларны эшләделәр.

"Я рисую мир"

Бөтен Россия күләмендә үздырылачак "Я рисую мир" рәсем конкурсының район этабына безнең мәктәбебездән Исмагилова Адилә, Миникеева Гөлия, Хайбуллина Наиләләрнең эшләре җибәрелде, аларга уңышлар телибез.

«Готов к труду и обороне»

7 мая ученики 10-11 классов познакомились с  презентацией на тему: «Готов к труду и обороне» (ГТО) - программная и нормативная основа физического воспитания населения. С 1 сентября 2014 года апробация Комплекса ГТО началась во всех образовательных организациях Республики Татарстан. Они узнали, что нормы ГТО для  школьников должны способствовать прежде всего укреплению их здоровья, а уже потом развитию специальных спортивных навыков.

"Родные лица Победы"

В номинации "За образность и точность" в районном этапе республиканской историко-патриотической акции "Родные лица Победы" (создание информационных баннеров "Не померкнет летопись Победы"), посвященной 70-летию Победы в Великой Отечественной войне награждена дипломом Тухбагалиева Илина Котдусовна.

"Замечательный вожатый"

Вожатый отряда «Дуслык»  детской общественной организации "Юрий Гагарин" МБОУ "Сафаровская СОШ" Сибгатуллина Алия заняла 2 место в районном этапе республиканского конкурса "Замечательный вожатый".

Юл йөрү куркынычсызлыгының Өченче Глобаль атналыгы

Балаларны юл фаҗигаларыннан саклауга юнәлтелгән юл йөрү куркынычсызлыгының Өченче Глобаль атналыгы уңаеннан 5 май көнне Сәфәр урта мәктәбендә "Будь ярким! Стань заметным!" дип исемләнгән флэш-моб үткәрелде. Укучылар вәкиллекле органнарга үз теләкләрен җиткерделәр.

В честь празднования Великой Победы

5 мая в 7-11 классах  состоялось литературно-музыкальное представление «О любви разговор поведем…», посвященное празднованию 70-летия Победы в Великой Отечественной войне и Году литературы.  Учащиеся  смотрели фильмы о Великой Отечественной войне, слушали истории о давно минувших днях, рассказывали стихотворения и пели песни о любви, испытанной суровыми военными годами.

 

“Безнең күңелләрдә син, Тукай”

“Безнең күңелләрдә син, Тукай”  баш астында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичә шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды. “Кәҗә белән сарык” әкияте сәхнәләштерелде.

“Язгы изгелек” атналыгының 5 нче көне

Бүген “ Язгы изгелек” атналыгының 5 нче көне . Ул  “ Минем кече Ватаным” дип атала. Үзең яшәгән җирлекне, тарихи урыннарын белү һәрберебезнең изге бурычы булып тора. Шул максаттан сыйныф сәгатьләрендә 9-10 ынчы сыйныф укучылары Сәфәр авылы тарихы һәм  җирле атамалары белән таныштырдылар.

"Язгы изгелек " атналыгында "Йөрәктән йөррәккә" чарасы

22 апрель  көне “Йөрәктән йөрәккә” дигән исем белән узды. Бу көнне укучылар  тыл ветераннарын Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бәйрәм открыткалары һәм үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. 

"Тукай эзләре буйлап"

 

22 апрель көнне, 6 сыйныф укучылары арасында “ Тукай эзләре буйлап... “ дип исемләнгән уен-ярыш үткәрелде. Укучылар Тукайның шигырьләрен, әкиятләрен искә төшерделәр, рәсемнәр ясадылар.

Шәфкатьлелек атналыгы

Өлкәннәргә булышу изге эшләрнең берсе булып тора. 6 класс укучылары бу эштә дә сынатмыйлар. 21 нче апрель көнне, класс җитәкчесе Илнар абыйлары җитәкчелегендә Муса Җәлил урамында яшәүче Әнүзә апага шефлыкка бардылар. Капка төбе,ишек алды һәм бакча аллары чүп-чардан чистартылды, тәртипләп куелды.

"Язгы изгелек"

“Язгы изгелек” атналыгы кысаларында 5-6 сыйныф укучылары ярдәмендә эмблемалар ясалды. Иң яхшы дип табылган эшләр районга җибәреләчәк.

"Син Тукайны беләсеңме?"

Бүген, ягъни 21 нче апрель көнне, 5-6 сыйныф укучылары арасында “Син Тукайны беләсеңме?” дип исемләнгән уен-ярыш үткәрелде. “Апуш” (5 класс укучылары) һәм “Тукай оныклары” ( 6 класс укучылары) көч сынашты. Нәтиҗәдә 5 нче сыйныф укучылары 26 очко белән җиңү яулады.

Татар теле һәм әдәбияты атналыгы

 

20-25 нче апрельгә кадәр мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы дип игълан ителде. Атналык чаралар планы төзелде. “Без -Тукайлы халык” баш астында стена газетасы чыгарылды.

"Без көчле, без җитез, без бердәм"

16 нчы апрельдә уздырылган “Без көчле, без җитез, без бердәм” спорт уеннары башлангыч класс укучыларының җитезлеген, сәламәтлекләрен ныгыту өстенә алар арасындагы дуслык, бердәмлек мөнәсәбәтләрен дә арттырырга булышты. Андагы эстафета уеннары, аркан тартышу, бадминтон уены бар укучыга да бик ошады.

Беренче өмә

 

Бүген, 15 апрель көнне, укучылар һәм укытучылар катнашында беренче язгы өмә оештырылды. Мәктәп территориясе ремонт нәтиҗәсендә барлыкка килгән чүп-чардан, бакча һәм чәчәклекләр корыган яфраклардан арындырылды.

"Мин тормышны сайлыйм!"

Суицидларны кисәтү максатыннан, 11 нче апрель көнне 6 класс укучылары белән класс җитәкчесе Салихов Илнар Шәйхенурович “ Мин тормышны сайлыйм” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Укучыларга бик нәтиҗәле һәм файдалы мәгълүмат җиткерелде.

“Иң пөхтә дәфтәр һәм иң матур язучы ”

 

 

14 нче апрель көнне башлангыч класс укучылары арасында “Иң пөхтә дәфтәр һәм иң матур язучы ”дигән конкурс булып узды. Һәр класстан җиңүчеләр билгеләнде. Иң пөхтә дәфтәр хуҗасы:1 класстан - Исламов Илмир, Габдуллина Зилия, 2 класстан - Насифуллина Луиза, 3 класстан - Юсупов Камил, 4 класстан - Шайхутдинова Алсу. Иң матур язучы:1 класстан - Шайхетдинова Таңсылу, 2 класстан - Солтанова Гөлия, 3 класстан - Гыйлфанова Инзилә, 4класстан - Зиннуров Таһир.

 

Баскетбол ярышында 1 нче урын

10 нчы апрель көнне урта мәктәпләр арасында узган баскетбол ярышында безнең кызлар командасына тиңнәр булмады. Алар мактаулы 1 нче урынны алып кайтты. Афәрин кызлар! Алга таба да сезгә уңышлар елмайсын.

Китапханәдә - күргәзмә

Мәктәп китапханәсендә төрле күргәзмәләр оештырып торыла. Бу атнада география һәм биология фәннәре буенча төрле китаплар, плакатлар, видеодисклардан торучы күргәзмә оештырылды.

Дару үләннәре җыю акциясе

 


6 класс укучылары дару үләннәре җыю акциясендә бик актив катнашалар. Шул максаттан, 9 нчы апрель көнне, класс җитәкчеләре Илнар абыйлары белән берлектә дәрестән соң нарат бөресе җыярга чыктылар.

I районный кинофестиваль “Туган ягым, Актаныш”

8 апреля в 18.00 часов в культурном центре “Яшьлек” прошел I районный кинофестиваль, посвященный памяти Рима Мустафина. Из нашей школы участвовали 4 работы и все были награждены дипломами: Шарифзянова Чулпан – за видеоролик «Татарстан – туган йортыбыз», Киямова Алия – за работу «Экзамен», Гилмуллин Рушан – за работу «Математики»( руководитель: Гилмуллина Ч.З.), ученики 5 класса – «Безнең шаян класс»(руководитель: Нургалиев А.А.). За активное участие школа была награждена дипломом и статуей «Р.Мостафинның эш алымнарына тугры».

Молодцы! Так держать!

Сыерчыкларга бүләк

Һәр елны мәктәптә сыерчык оялары ясау конкурсы үткәрелә. Бу эштә быел да теләге булган һәр укучы үзенчәлекле, матур оялар ясап, актив катнаштылар. Бүген, ягъни 9 нчы апрель көнне 6 нчы сыйныф укучылары Илнар абыйлары ярдәме белән бу ояларны үз урыннарына урнаштырып, кошчыкларыбызны сөендерделәр. Укучыларга зур рәхмәт.

Юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерик!

Яз җиткәч юлда техника, велосипедта йөрүче балаларның саны арта.Шул уңайдан , безгә, 6 класс укучыларына  Илнар Шәйхенурович  юл йөрү кагыйдәләре турында тагын бер кат искәртеп, аңлатып тәрбия сәгате үткәрде.Юлларда имин йөрик!

Макетлар конкурсында 3 нче урын

Актаныш муниципаль районында уздырылган макетлар конкурсында  Сәфәр урта мәктәбе  “Район парклары” номинциясендә III урын яулады.

Бөтенроссия рәсем конкурсына рәсемнәре җибәрелде

Мәктәбебезнең  рәсем сәнгате укучыларының  “8 Март” темасы астында Бөтенроссия рәсем конкурсына рәсемнәре  җибәрелде. Яшь рәссамнарыбызга уңышлар телибез.

Конкурс нәтиҗәләре

“Урман  уттан  курка” районкүләм рәсем конкурсында 5-8 класслар арасында 5 сыйныф укучысы Зиннурова Ләйсән 1 нче урынны, 1-4 класслар арасында 4 сыйныф укучылары Ахметшарипова Алинә һәм Зарипов Рәмзилләр  2 нче урыннарны алдылар.  Укытучылары Нуруллин Рушат Фирдәвис улы.

“Ягез әле, кызлар!”

Бүген мәктәбебезнең гүзәл һәм уңган кызлары катнашуында “Ягез әле, кызлар!” бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә 5-8 сыйныф кызлары, ике командага бүленеп, уңганлыкларын, зирәклекләрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә “Әни” командасы 55 балл җыеп беренче урынга лаек булды. Кичәне алып барган укытучыларыбыз Закирова Ландыш Җәүдәт кызы һәм Төхбәгалиева Илина Котдус кызына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Бүген – Халыкара туган тел көне

Бүген – Халыкара туган тел көне. Туган теле белән горурланган һәркемне әлеге зур бәйрәм белән тәбрик итәбез!  Мәктәптә төрле чаралар үткәрелде.  Башлангыч сыйныф укучыларына 5 класс укучылары “Туган телдә дәшсәм генә, туган илем мине аңлар” әдәби-музыкаль композиция  күрсәттеләр. Калган классларда “Газиз туган телем”, “Тел-күңел көзгесе” баш астында уен-ярыш үткәрелде.

Неделя русского языка и литературы, английского языка

9 февраля в нашей школе стартовала Неделя русского языка и литературы, английского языка. Намечено проведение различных конкурсов, викторин, лекций. В первый день Недели  в 5 классе проводилась викторина «Почему мы так говорим?»  Учащиеся ознакомились с историей возникновения многих фразеологизмов, угадывали их по иллюстрациям, находили синонимы и антонимы, эквиваленты на родном языке.

"Туган якның таныш йөзләре"

5 февраль көнне Актанышның икенче мәктәбендә "Туган якның таныш йөзләре" дип игълан ителгән акциясе буенча баннерлар яклау конкурсы үтте. Безнең мәктәптән 6 нчы сыйныф укучысы Шәрифҗанова Айзирә үзебезнең җирлектән сугыштан исән – сау әйләнеп кайткан сугыш ветераны Фарсыев Муллаян Фарсый улының тарихи ядкәрен тәкъдим итте.

Әхлак дәресләре

Һәр атнаның чәршәмбе көнендә Хаҗиева Инсия апа балаларга әхлак дәресләре үткәрә. Бу атнада 5-7 класс укучыларына “ Бер-береңә ярдәм итү” дип исемләнгән дәрес үткәрде.

Безнең мәктәп 3 нче урында

2014 нче ел нәтиҗәләре буенча Актаныш районы урта мәктәпләре арасында мәктәбебез 3 урынны яулады.