Дөрес туклану серләре.

Борынгы Кытай фикерләүчесе Конфуций язган: "Әгәр кеше үзенең ялын тәртипсез үткәрсә, туклану режимы да даими түгел икән, эшне дә чамадан үз өстенә ала икән, ул кешене авыру үтерәчәк." Сәламәтлек үзе генә була алмый. Аны гомер буена тәрбияләп, карап торырыга кирәк. Үз-үзен хөрмәт итүче кеше шулай эшли дә инде.

Сәламәт булыр өчен дөрес тукланырга кирәк. Борынгы римлылар: "Без ашар өчен яшәмибез, ә яшәр өчен тукланабыз" дигән.

һәр иртә, торгач сез беренче булып теш чистартасыз. Ни өчен чистартырга кирәк соң?  Кариес булмасын өчен. Стоматолог бу турыда ни дияр.

Стоматолог: кариес иң киң таралган теш авыруы . Статистика буенча 3% кешегә генә кариес бөтенләй куркыныч түгел. Нигездә болар негроид расасындагылар. Кариесны микроорганизмнар барлыкка китерә. Ә микроорганизмнар азык калдыгын эшкәртеп сөт кислотасы ясыйлар. Тешнең эмаленда аз гына деффект булса, микроорганизмнар тешнең эчке ягына тиз үтеп керәләр. Авыз куышлыгында барлыкка килгән сөт кислотасы төкрекнең РН ын төшерә (7-4). Мондый кислоталы тирәлектә кариес тизрәк бара. Шуның өчен ашаганнан соң авызны чайкарга яисә тешләрне чистартырга киңәш ителә.

:Баллы ризыклар күп куллану, тискәре йогынты ясавы дөресме?

Стоматолог: әйе шул ук сәбәп. Татлы ризыкларның глюкозасы сөт кислотасына әверелә. Татлы яратучыларны шуны гына киңәш итәм: ашаганнан соң авызыгызны содалы су белән чайкагыз.

Тагын тешләрне кариестан саклар өчен фторлы теш пасталары кулланырга киңәш ителә. Чөнки фтор бактерияләрнең яшәү эшчәнлеген киметә.

: Рекламада гел дирол, орбит сагызларын иртәдән кичкә кадәр тешегезне саклар дип мактыйлар. Бу ни дәрәҗәдә дөрес соң?

Стоматолог: Әлбәттә рекламада арттыралар инде. Сагызның файдасы шунда гына, ул механик рәвештә азык калдыкларын чыгарырга ярдәм итә.

Форсаттан файдаланып шуны да әйтеп китим. Безгә барыбызга да таныш булган "Пепси", "Фанта", "Кола" эчемлекләренең ни дәрәҗәдә тешләргә зыянлы икәнен белмәгәнсездер әле. Менә аларга теш эмалена зыян сала торган кислоталар кушалар да инде.

:Азыкларның кайсылары тешләргә зыян салмый соң, киресенчә уңай? 

Диетолог: әче-сөт ризыклары тешләргә бик файдалы, аларның асылы шунда анда эчәклектәге заралы бактерияләрне үтерүче микроорганизмнар яши. Шуның өчен медицинада гастрит, колит, эчәклеХмикрофлорасын яхшыртыр өчен әче сөт ризыклары кулланыла. Гомумән әче сөт ризыклары медецинада гына түгел, ул безнең көндәлек меню режимына керергә тиеш.

:Галимнәр ачыклавы буенча әче сөт ризыклары белән безнең организмга этил спирты да эләгә икән. Кофе, чәй кола эчемлеге белән кофеин керә. Бу организмга зарарлы түгелме соң?

Нарколог :югарыда әйтелеп киткән ризыкларда наркотик матдәләр шуның кадәр аз микьдарда, аларның сәламәтлеккә бернинди зыяны да юк, алар бары тик кәефне генә күтәрә. Шунлыктан аларны Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы куллануны тыймый да.

:Кайбер яшелчәләрдә дә никотин табылуы турыда ни әйтерсез?

Нарколог: әйе, дөрестән дә кайсыбер үсемлекләрдә никотин табылуы хак, бу бигрәк пасленчалар семьялыгына керүчеләр. Әйтик әгәр кеше ЮОгр баклаҗан, 150гр. Бәрәңге, 250 гр. өлгергән помидор ашаса, аның организмында ярты сәг. тәмәке тарткан булмедеге белен бер микдардагы никотин була.

: Соңгы вакытта азык кушылмалары турыда күп сүз куерталар.

Кешегә никадәр зыян салуы турыда химик сөйләп китсен әле.

ХИМИК: химик консервантлар ашамлыкларның саклану вакытын озайта. Алар зарарсыз булырга һәм ризыкның сыйфатын  үзгәртмәскә тиеш. Бу очракта еш кына органик кислоталар кулланыла.

Бензой кислотасы бактерицид һәм, гөмбәчеккә каршы чара буларак, джемга, җимеш суларына, маринадка һәм йогуртка өстәлә. Җимеш йомшагына бензой кислотасы булганга мүк җиләге, нарат җиләге, миләш озак саклана да.

Балык консервалары, маргарин эчемлекләр җитештергәндә, аларга натрий бензонаты кушалар.

Җиләк-җимеш, яшелчә, балык, ит ризыклары, шулай ук маргарин әзерләгәндә сорбин кислотасын һәм аның калийлы, натрийлы һәм каляцийлы тозларын консервант сыйфатында кулланалар.

Пропин кислотасы исә кондитер һәм икмәк пешерү тармагында кулланыла. Аның калярий пропинаты тозы икмәкнең күгәрүен тоткарлый.

:Ә ни өчен консерваны ачкач аны пыялфисә фарфор савытка бушатырга кирәк?

Химик: билгеле булганча авыр металларның тозлары аз гына микъдарда да кешегә зыян салырга мөмкин.

Консерв савыты эшләнгән калай савытындагы кадмий ябыштыргыч эретмәсе сыйфатсыз булса, ризыкка күчәргә мөмкин.

:Билгеле булганча, промышленность, автотранспорт һәм башка технологик чаралар атмосфераны һәм гидросфераны пычрата. Алай да кеше шушы авыр металларның тозлары белән зарарланганда ни эшләргә соң?

Химик: Аксымнар белән тозларга кушылганда агуларга сәләтле авыр металлы тозлар барлыкка килә. Агуланган вакытта пешмәгән йомырка агы эчәргә тәкьдим ителә. Чөнки йомырка альбумины авыр металлы тозларны зарарсызландыра.

: Яман шешнең килеп чыгу сәбәпләре турында әйтеп китә алмассыз микән?

Онколог. Күп кенә яман шешләр организмның эчке тирәлегендәге билгесез процесслар аркасында барлыкка килә. Шулай да кайбер ризыклар күзәнәкнең мутациясе барлыкка китерергә мөмкин.

Ачыклаганчы кат-кат кыздырылган май да сәламәтлеккә зыянлы, хәтта яман шеш китерегә мөмкин.

 :Тирә-юньнең пычрануы яман шешкә йогынтысы бармы?

Онколог: әлбәттә, чөнки яндырганда төрле заралы матдәләр барлыкка килә, ә соңгылары исә яман шешкә сәбәпче була.

 :Алай да яман авыруга каршы нинди дә булса профилактика чаралары бардыр бит?

Онколог. Кибеттән ризыклар сатып алганда упаковкасына игьтибар итегез. Е индексы ризык өстәмәләре бар икәнен кисәтә. Аеруча Е 330 өстәмә куркыныч. Кайбер витаминнар (А,С.Е) яман шеш күзәнәкләренә каршылыклы булып торалар.

Кәбестәдәге сары, яшел яшелчәләрдәге каротин, С.Е. витаминнары организмнан зарарлы матдәләрне чыгарырга сәләтле.

 Азык - энергия чыганагы булуга карамастан, азыкны максат итеп куярга ярамый. Димәк азыкны әзерләгәндә аның калориясенә генә түгел, химик составына да игътибар итәргә кирәк?

Диетолог: Гиппократ әйткән: "Кеше туганда сәламәт туа, әмма аның бөтен авырулары азык аша керә." Төрле ризык бер-берсе белән ярашмаска да мөмкин.

:Күптән түгел балыкның стрессны, депрессия киметүе турында ишеткән идем, бу хакта  ни диярсез?

Невропатолог: Д витаминыннан башка балыкта тагын балык майларында кеше кәефен күтәрүче кислоталар бар. Менә организмга шул кислоталар җитмәү депрессиягә китерә дә инде. Күзәтүләр күрсәткече шуны дәлилләде, балык ризыкларын даими кулланучыларның депрессиягә төшү дәрәҗәсе түбән икән.